Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Кабан күле буенда «Милли кием» бәйрәме була
Мәрҗани урамының яңартылган өлешендә заманча татар мәдәниятенә багышланган «Печән базары» фестивале оештырыла.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 29 һәм 30 август көннәрендә Кабан күле буенда «Милли кием» дигән стиль бәйрәме узачак. Биредә иммерсив спектакль форматында узган гасыр башында Татар бистәсе территориясендә барган вакыйгалар торгызылачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кунаклар һәм шәһәр халкы бәйрәмгә милли киемнән килә ала, алар өчен күңелле бүләкләр әзерләнәчәк. Сәхнәдә ике көн Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядән музыка коллективлары чыгыш ясаячак.
Шулай ук яр буенда милли костюм тарихына багышланган лекцияләр, бию мастер-класслары оештырыла һәм оркестр чыгышы була. Барлык чараларга да керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, 29 һәм 30 августта Мәрҗани урамының яңартылган өлешендә заманча татар мәдәниятенә багышланган «Печән базары» фестивале узачак, ул үзендә дизайнерлар, фуд-корт, лекторияләр ярминкәсен, бию мастер-класслары, экскурсияләр, мастер-класслар һәм фотозона белән балалар мәйданчыгын берләштерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз