Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Кабан арты мәчетенең манарасын төзекләндерәчәкләр
Казанда Кабан арты мәчетен реставрацияләү проекты расланды. Федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты документлары тарихи-мәдәни экспертиза узды. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында шуның нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
Мәчет Казанның тарихи өлешендә, Түбән Кабан күленең көнчыгыш яр буенда (Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары чаты) урнашкан. Ул уникаль объект – совет заманында халыктан җыелган акчага төзелгән беренче һәм бердәнбер мәчет.
Дини корылманы торгызу әһәмиятле датага – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулуга багышланган. Әлеге карар мөселманнар съездында кабул ителгән, ә урынын борынгы Колмәмәт мәчете турындагы риваятькә нигезләнеп сайлаганнар.
Мәчет 1960 елда федераль әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни һәйкәл дип табылган. Биредә ДОСААФ оешмасы урнашкан. Кабан арты мәчетен мөселманнарга 1991 елда гына кайтарып биргәннәр. 1991-1993 елларда биредә ислам дине кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ачылган, ә 2000нче елларда реставрация һәм төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Бу чорда совет заманындагы терәкләрне сүтеп алганнар – алар урынына исламдагы алты багананы символлаштырган алты колонна куйганнар. 2018 елда манара гөмбәзендәге ярымайны алыштырганнар.
Проект нигезендә, белгечләр кирпеч стенаның алгы өслеген, фасадларны реставрацияләргә, уемнарны киңәйтергә, көнбатыш фасадтагы соңрак төзелгән янкорманы сүтәргә, мәчетләргә карата куелган таләпләрне исәпкә алып яңадан планлаштырырга, икенче эвакуацион чыгу урыны ясарга, тышкы эвакуация баскычын, тышкы яктагы болдырны һәм манарага керә торган урындагы пандусны сүтәргә, эчке якта тимер-бетон баскыч ясарга, төп керү урынындагы болдырны яңадан торгызырга, бүлмәләрдә бизәкләү эшләрен башкарырга, тарихи тиңдәше буенча фасадларның тышкы ишекләрен яңартырга һ.б. эшләр башкарырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз