news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Кабан арты мәчетен реконструкцияләргә планлаштыралар

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Казанда урнашкан Кабан арты мәчетен реконструкцияләргә планлаштыра. Бу эшкә 200 миллион сумга якын акча сарыф ителергә мөмкин, дип хәбәр итте бүген журналистларга комитет башлыгы Иван Гущин.

«Планда — Кабан арты мәчете. Анда шактый җитди эш, реконструкция таләп ителә», - дип сөйләде Гущин.

Проектлау федераль бюджет акчаларына, РФ Мәдәният министрлыгы хисабына, «Тарихи хәтер» программасы кысаларында башкарылган. Инде финанслау лимитларын билгеләү мәсьәләсе тора.

«Мин хәзер эшләр башлана, дип әйтмим. Ләкин без бу эшләрне мөмкин кадәр тизрәк башлау юлыннан барабыз», — дип аңлатты Гущин.

Хәзерге вакытта финанслау әлегә башланмаган.

Элегрәк Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары өчен пресс-тур үткәрде. Биредә Айбаш авылы мәчетендә реконструкцияләү эшләре барышы күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot