news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда көзге мода атналыгы башланды
Быел аның кысаларында тәүге тапкыр ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре берлегенең беренче съезды узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда 19 нчы тапкыр “Көзге мода һәм стиль атналыгы” дигән җиңел һәм текстиль сәнәгате күргәзмәсе эшли башлады. Быел биредә 200 дән артык җитештерүче, күпләп һәм ваклап сатучы предприятиеләр, дилер-компанияләр трикотаж эшләнмәләр, аяк һәм баш киемнәре, мех һәм күн эшләнмәләр, текстиль һ.б. югары сыйфатлы товарлар тәкъдим итә. Араларында ирләр өчен классик өс киемнәре җитештерүче “ДЮК-ЭШПП” ҖЧҖ (Мәскәү), хатын-кызлар өчен өс киемнәре тегүче “МАТЕН-ХОЛЛ” предприятиесе (Санкт-Петербург), күн-галантерия эшләнмәләр җитештерүче эре предприятиеләрнең берсе -“Инна” җәмгыяте (Мәскәү), Казанның аяк киемнәре җитештерүче “Милена” җәмгыяте һ.б. бар.
Быелгы күргәзмәнең төп яңалыгы- ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре берлегенең беренче съезды булачак. Аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Россия текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләренең төбәкара берлеге оештыра. Тәүге тапкыр узучы бу җыенда ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре берлегенең башкарма органы сайланып, тармакны үстерүдәге бурычлар, перспективалар билгеләнәчәк. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәтеннән килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, съезд 20 ноябрьдә “Казан Ярминкәсе”ндә уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2