news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды

Ярминкәләрдә 300 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. Ярминкәләрдә 300 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, бу якынча узган елдагы кадәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
54,6 млн. сумлык 9100 тонна бәрәңге сатылган, яшелчәләр – 3200 тонна 28,2 млн. сумлык, кош ите – 4,2 млн. сумлык 44 тонна. Шәһәрлеләр 49,6 млн. сумга 310 тонна сыер ите, 17,7 млн. сумлык 118 тонна дуңгыз ите, 7,4 млн. сумлык 41 тонна сарык ите сатып алган.
Моннан тыш, авыл тауар җитештерүчеләре 200 тонна сөт, 640 тонна шикәр комы, 745 тонна он һәм башка продукция саткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100