news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

Сәүдә шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештырыла, зур күләмле ярминкәләр 7 урында уза.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сатып алучыларның күбесе авыл хуҗалыгы продукциясенең чагыштырмача арзан булуын билгеләп узды.

"Ярминкәләрне көтеп алабыз, сыйфатлы продукция сатып алу өчен яхшы мөмкинлек. Монда шактый әйбер арзан, хәзер кибеттәге бәяләр янына якын килерлек түгел бит. Кеше күп, шуңа күрә иртә белән үк килдем. Сайлап алып була, ассортимент зур. Үзем суган, кишер, сөт ризыклары һәм бал алдым", - диде Фәния Сабирова.

Башкаланың "Казан" агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданчыгы иртә таңнан гөрләп торды. Сәүдә рәтләре яныннан халык өзелмәде. Биредә Мамадыш, Балтач, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Яр Чаллы районы җитештерүчеләре яшелчә, җиләк-җимеш, ит, балык, сыр, казылык эшләнмәләре, ярма, бал, май, йомырка, сөт продуктлары һәм башка авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары тәкъдим итте.

Алмаз Шәйхетдинов ярминкәгә гаиләсе белән килгән. Алар фикеренчә, ярминкәләрдәге продукция сыйфаты ягыннан югары. "Авыл кешесе алдап сатмый, продукциясенә химия һәм зарарлы әйберләр кушмый. Без шәһәрдә яшибез, шуңа күрә азык-төлекне кибетләрдән алырга туры килә. Авылныкына җитәме соң инде? Әле килдек кенә, бәяләрне карап йөрибез. Шәһәр кешесе өчен арзан булгач әйбәт инде, җитештерүчеләргә авырга туры киләдер. Күпме хезмәт, көч куеп әзерлисең бит", - дип сөйләде ул.

Төп продукт - бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, суганны халык күпләп ала. Бәяләр дә бермә-бер арзанрак. Мәсәлән, сыер ите – 270-320, үгез ите - 280-320, бәрәңге – 11-12, кишер – 16-18 сум, чөгендер – 15 сум, кәбестә – 9-12 сум, суган – 15-18 сум, алма – 30-50 сум, бал – 1000-1500 сум (3 литрлы банка), йомырка – 42-50 сум (10 данәсе).

"Умартачылык белән 8 елдан артык шөгыльләнәм. Быел бал уңышы мул булды. Ярминкәләрдән читтә калган юк, моның кадәр продукцияне урнаштырырга кирәк бит. Әле монда үзебез җитештергән, сыйфатлы продукцияне халыкка күрсәтәбез һәм даими сатып алучылар барлыкка килә", - диде "Сәмигуллиннар" крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Алмаз Сәмигуллин.

Сәүдә шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештырыла, киңәйтелгән форматта ярминкәләр 7 урында уза.

Ярминкәләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәге янында, Тинчурин скверы каршында, Киров районындагы “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге каршында, Идел буе районындагы “Чулпан” мәдәни үзәге янында, Совет районында урнашкан “Казан” агропаркы территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендә Липатов ур., 7 адресы буенча оештырылган.

Ярминкәләр атна саен, шимбә көннәрендә 6.00 сәгатьтән 12.00 һәм 14.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100