news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күз табиблары күз авыруларын дәвалауның яңа алымнары турында тәҗрибә уртаклашачак

Республика клиник офтальмология хастаханәсеннән күрсәтмә операция трансляцияләнәчәк.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә “Корстон” комплексында “Офтальмологиядә яңа технологияләр” традицион еллык Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә күз табиблары тәҗрибә уртаклашачак. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада күз авыруларын дәвалауның яңа алымнары, югары технологияле операцияләр һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар. Конференциядә Россиянең дәвалау оешмалары һәм институтларыннан профессорлар, офтальмологлар чыгыш ясаячак.

Конференция кысаларында Республика клиник офтальмология хастаханәсеннән күрсәтмә операция трансляцияләнәчәк. Татарстан һәм Россиянең тәҗрибәле хирурглары катлаулы күз патологияләренә дучар булган пациентларга операцияләр ясаячак.

Шәфкать туташлары өчен “Офтальмологиядә шәфкать туташлары эше” фәнни семинары узачак. Россиянең төрле шәһәрләреннән шәфкать туташлары киләчәк. Секция кысаларында теоретик өлештән тыш, хирургия җиһазында Ветлаб-практик дәресләр дә узачак.

Шулай ук, конференция кысаларында күрү сәләтен яхшырту юнәлеше – оптометрия буенча фәнни семинар үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100