news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда күз авыруы булган кешеләр өчен мәктәп ачыла
24 апрель көнне Республика клиник офтальмологик хастаханәсендә яшь макулодистрофиясе (күз челтәре катлавы дистрофиясе) булган авыручылар өчен мәктәп ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). 24 апрель көнне Республика клиник офтальмологик хастаханәсендә яшь макулодистрофиясе (күз челтәре катлавы дистрофиясе) булган авыручылар өчен мәктәп ачыла.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара яшь муколодистрофиясе белән авыручы кешеләргә, аларның туганнарына ярдәм итү, авыруны диагностикалауның һәм дәвалауның яңа ысуллары, күрү сәләтен югалтуның нәтиҗәләре хакында белем бирү максатын күздә тота.
Яшь макулодистрофиясе – киң таралган күз авыруы. Әлеге патология кешедә күрү сәләтен начарайта һәм инвалидлыкка китерә. Бу авыру аркасында җир шарында яшәүче 25-30 миллион кеше сукыр кала. Эпидемиологик тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Аурупада яшәүче, 65 яшен тутырган халыкның 50 процентында шундый авыру теркәлә. Россия халкы әлеге авыру, аны дәвалау турында бернәрсә белми диярлек. Шуңа күрә пациентларга белем бирү, авыру турында мәгълүмат ирештерү көнүзәк мәсьәлә булып тора.
2010 елда санитар-агарту программасын тормышка ашыру кысаларында Республика клиник офтальмологик хастаханәсе табиблары шул авыру булган кешеләр өчен мәктәпләр циклы оештыра. 24 апрельдә шундый беренче мәктәп эшли башлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2