news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда К.Тинчурин юбилеена багышланган чаралар дәвам итә

Кичә, 15 сентябрь көнне, К. Тинчурин исемендәге театрда “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасы булды.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). К. Тинчурин исемен йөрткән театр, драматургның 130 еллыгына үзенчәлекле бүләк ясады.  Әдипнең “Утыз өч көн” дип аталган автобиографик новелласына нигезләнеп эшләнгән “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасы булып узды.

Бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелгән спектакльне тамаша кылырга Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да килде.

Исегезгә төшереп узабыз: кичә алар катнашында К. Тинчурин исемендәге театр бинасында драматургның беренче бюсты  да ачылды
 
Бюст авторы -  Рөстәм Габбасов. Рөстәм Габбасов 1956 елның 21 февралендә Башкортстан Республикасының Салават районы Лаклы авылында дөньяга туган. 1978 елда Түбән Тагил шәһәренең педагогика институтында художество-графика факультетын тәмамлаганнан соң, Ленинград шәһәренә В.И.Мухина исемендәге Югары художество-сәнгать училищесында стажировка үтәргә юллама ала. Озак еллар дәвамында ул Пермь өлкәсендә яшәп иҗат итә, әмма Казанны килеп күргән көннән соң, бу шәһәргә тәмам гашыйк була һәм монда күченеп килә. Ун елдан артык инде Р.Габбасов Казан илкүләм тикшеренү технология университетының дизайн кафедрасы студентларына белем бирә.
 
Р.Габбасов үзен сынлы сәнгать остасы һәм көчле рәссам буларак танытты. Бүген ул – республикада сынлы сәнгать өлкәсендә иң актив иҗат итүчеләрнең берсе. Р.Габбасов эшләре Түбән Кама, Актаныш, Чистай шәһәрләренең үзәк мәйданнарын бизи. 
 
"Соңгы әсәр" спектакле бүген 17:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100