Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда К.Тинчурин исемендәге театр оешуга 80 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе уза
Кәрим Тинчурин театры 1933 елның 6 ноябрендә бөек драматург, режиссер һәм актер, татар театры сәнгате үсешенә саллы өлеш керткән Кәрим Тинчурин фатихасы белән колхоз-совхоз театры буларак оеша
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). 8 ноябрьдә татар театры сәнгате дөньясында күркәм бәйрәм – авыр һәм катлаулы юл узган, кабатланмас тарихка ия, данлыклы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 80 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе уза.
Кәрим Тинчурин исемендәге театр 1933 елның 6 ноябрендә бөек драматург, режиссер һәм актер, татар театры сәнгате үсешенә саллы өлеш керткән Кәрим Тинчурин фатихасы белән колхоз-совхоз театры буларак оеша.
Бөек Ватан сугышы елларында да үзенең эшчәнлеген туктатмаган театр 80 ел буе яраткан тамашачаларын яңадан-яңа спектакльләре белән сөендереп тора. Шул гомер эчендә театрда татар милли сәнгатенең алтын баганаларын тәшкил иткән бөек драматурглар - Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, И.Юзеев һ.б., мәртәбәле режиссерлар Г.Ильясов, К.Тумашева, Р.Тумашев, Р.Заһидуллин һ.б., зирәк җитәкчеләр М.Хәмзин, Р.Әбелмәмбәтов, Ф.Мөсәгыйтов һ.б., халык күңелен яулаган мөхтәрәм аристлар Х.Исмәгыйлов, Ф.Фарсин, Г.Нуруллин, И.Мәхмүтова, Н.Шәйхетдинов кебек күренекле шәхесләребез үсеп чыкты. Иң куанычлысы шул: 80 ел буе театр үзен яшәтүче иң төп көч – тамашачылары белән бергә атлады.
Театр 80 нче туган көнен, театр үзенең дуслары, хезмәттәшләре, сөекле тамашачылары белән бергә каршылый. Бәйрәм кичәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Казан шәһәре хакимияте, республиканың муниципаль район башлыклары, оешма җитәкчеләре, Россия һәм Татарстанның театр әһелләре берлекләре вәкилләре, К.Тинчурин театры сәхнә ветераннары һәм Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар катнашачак.
Тантаналы кичәдә иҗат коллективын ихлас котлаулар һәм дәрәҗәле бүләкләр көтә. Шулай ук Казанның төрле иҗат әһелләре дә театрга үзенең бәйрәм бүләкләрен әзерли.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң театр сөекле тамашачыларына һәм мөхтәрәм кунакларына, К.Тинчурин театрының символына әверелгән, татар милли мәдәниятенең йөзек кашы булган К.Тинчуринның үлемсез “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясен тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз