news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда К. Тинчурин исемендәге театр фестивале була

Анда 8 театр коллективы сайлап алыначак

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). 15 – 21 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале узачак. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге ярдәме белән, оештырыла.

Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивале беренче тапкыр 1991 елны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән. Биредә Татарстанның барлык профессиональ һәм Россиядәге профессиональ татар театрлары катнашкан. 1991, 1992 елларда фестиваль театрларның үзләрендә, билгеле бер таләпләр куелып, үткәрелә һәм сезон ахырында нәтиҗәләр чыгарыла. Соңрак, иҗат коллективларының бердәм соравы буенча, фестивальне ел саен түгел, ә ике елга бер мәртәбә уздырырга дип карар кылына. Бу исә иҗат коллективларына ике сезон эчендә куелган иң яхшы спектакльләрен сайлап алу мөмкинлеген тудыра.

Соңгы еллардагы Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивальләре барысы да, анда катнашкан Татарстан театрларының тәкъдимнәрен истә тотып, Казанда булды. Әмма 1998 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Төрки халыкларның VI Халыкара «Нәүрүз» фестивален Казан шәһәрендә уздырылуы турында карар кабул ителә. Шуңа бәйле һәм башка сәбәпләр аркасында, К.Тинчурин исемендәге театр фестивале гамәлдән төшеп кала.

2012 елны исә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән, Кәрим Тинчурин фестивале кабат әйләнеп кайтты. Һәм ул татар халкының мәшһүр улы, татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринга 125 ел тулуга багышланган иде.

2014 елда фестивальнең георгафиясе киңәйде, ул Халыкара дәрәҗә алды, һәм хәзер төрле илләрнең милли сәнгатен берләштерү, үстерү юнәлешендә эшли башлады.

Беренче фестивальләрдә, башлыча, Татарстаннын һәм якын-тирә республикалардан театрлар катнашса, К.Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивалендә Беларусь, Украина, Казакъстан, Россиянең Алтай, Карелия, Хакассия, Башкортстан, Чувашия Республикалары һәм Татарстан Республикасының берничә театрыннан катнашырга теләк белдердергәннәр. Шушы фестивальдә катнашу өчен барлыгы 8 театр коллективы сайлап алыначак. Спектакльләр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә күрсәтелер дип көтелә.

Традиция буенча, театр фестивале кысаларында республика мәктәпләре арасында бәйге дә оештырылачак. Татарстан укучылары үзләренең сәләтләрен сәнгатьнең төрле төрләрендә күрсәтәчәк, театрның серле дөньясы белән кабат танышу мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итәләр Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан.

К.Тинчурин театрының “Кеше. Театр. Тормыш” шигаре Халыкара фестиваль кысаларында да актуаль булып кала. Чөнки фестивальнең максатларының берсе милли театрга игътибар юнәлтү. Театрны төрле катлам тамашачылар өчен дә яратып йөри торган мәдәният учагына әверелдерү; төрле ил һәм милләт сәнгатенә һәм мәдәниятенә кызыксыну тәрбияләү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100