news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күргәзмә-ярминкә кысаларында Ханты-Манси автономияле округын тәкъдир итү узачак

Казанда күргәзмә-ярминкә кысаларында Ханты-Манси автономияле округын тәкъдир итү узачак

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Казанда 27-30 август көннәрендә “Очрашу урыны – Казан-2007” универсаль сәүдә-сәнәгать күргәзмә-ярминкәсе кысаларында Ханты-Манси автономияле округын (ХМАО) тәкъдир итү узачак.

Нижневартовски хакимиятенең (ХМАО) матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, күргәзмә кысаларында өч “түгәрәк өстәл” һәм эшлекле очрашулар үткәрү планлаштырылган.

Аерым алганда, очрашулар социаль сәясәтне гамәлгә ашыруның төбәк аспекты, Татарстанның әйдәп баручы медицина үзәкләре һәм медицина җиһазлары җитештерүчеләр белән ХМАО медицина учреждениеләре арасында үзара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышуга багышланачак.

Моннан тыш, чарада катнашучылар дәүләт заказын урнаштыру өлкәсендә тәҗрибә үзләштерү һәм алмашу өчен Татарстан Республикасы дәүләт заказын урнаштыру буенча башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы белән дә очраша ала.

Күргәзмә эшендә катнашу өчен Ханты-Манси автономияле округы территориясендә эшчәнлек алып баручы әйдәп баручы компанияләр, шулай ук муниципаль берләшмәләр һәм округ хакимиятләре вәкилләре чакырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot