news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күренекле шәхес Рәис Беляевны искә алдылар

Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында танылган җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, философия фәннә

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында танылган җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты, профессор, республика үсешенә зур өлеш керткән шәхес Рәис Беляевны искә алу кичәсе узды. Быел аңа 75 яшь тула.
Рәис Кыям улы Беляев XX гасырда зур төзелешләр чорында республика үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрдән санала. Совет җәмгыятенең корбаннарыннан берсенә әверелгән Рәис Беляев - уникаль шәхес. Ул 1935 елның 13 гыйнварында Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылында туа. Үз авылы мәктәбен тәмамлагач, белемгә омтылыш аны Казан дәүләт университетының юридик факультетына алып килә. Инде егерме алты яшендә республика комсомолы лидерына әверелә. Нәкъ менә шул чорда бөтен илдә зур төзелеш эшләре башлана. Ул аларда үзен оста оештыручы, алдынгы җәмәгать эшлеклесе итеп таныта. 1967 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап, ул икенче югары белемгә ия була. Философия фәннәре кандидаты дигән дәрәҗә ала. Ә инде 35 яше дә тулмаган чагында Рәис Белявны Яр Чаллы шәһәре төзелешенә җитәкче итеп җибәрәләр. Һәм ул үзенең унбиш ел гомерен Кама буендагы гигант шәһәрне төзү эшенә багышлый, үзен оста җитәкче итеп таныта. Нәтиҗә буларак, 1984 елда аны Казанга, тагын да югарырак вазифага алалар. Ә 1987 елдан ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры вазифасын башкара башлый. Вакытсыз үлем 1997 елда аны арабыздан алып китә.
Бүгенге кичәне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать ректоры Рифкать Йосыпов ачып җибәрде. “Рәис Беляев – үзенчәлекле, якты, күпкырлы, гадәти булмаган шәхес. Ул Татарстан Республикасы икътисады, мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертә. Аның тормышы барыбыз өчен дә - гыйбрәтле. Гомере буен Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә эшләп, аларны аякка бастыруда зур роль уйнаган кеше ул. Рәис Беляев – күренекле дәүләт эшлеклесе булса да, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университен яшәтүдә аның өлеше биниһая зур. Ул институт ректоры булганда, заман таләбен белеп, уку йортында театр сәнгате факультетын, информатика кафедрасын ача. Аның җитәкчелегендә институт академия статусын ала. Бүген аның эшен шәкертләре дәвам итә”, - дип белдерде университет ректоры.
Аның сүзләренә караганда, университет Рәис Беляев турында истәлекне саклый. Уку йорты ачылуына 40 ел тулу уңаеннан ачылган музейда күренекле дәүләт эшлеклесенә багышланган стенд бар. Университетта укучы иң яхшы студентка Рәис Беляев исемендәге премия бирелә.
Рәис Беляевны искә алырга заманында Яр Чаллыда аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, шәкертләре дә килгәннәр иде. Хәзерге Яр Чаллы шәһәре һәм "КАМАЗ" автогиганты аның истәлегенә һәйкәл булып тора, дип билгеләп үтте алар. Рәис Беляевны искә алучылар арасында аның кул астында эшләгән кешеләр, шәкертләре – ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм бирле үзидарә Комитеты рәисе Валентина Липужина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев та бар иде. Валентина Липужина әйтеп үткәнчә, “һәр кеше өчен Рәис Беляев төрле булган. Чәнки ул – күпкырлы шәхес. Аның оештыра алу сәләте, һәр эшкә җаваплылык белән карау заманыбыз өчен кирәкле сыйфатлар булган. Ул нәрсәне дә булса төзергә, иҗат итәргә теләге, һәр кешегә игелек эшләргә омтылып яши”.
Танылган шәхесне искә алырга аның шулай ук аның туганнары, дуслары, укучылары килгәннәр иде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары оештырган иҗат төркемнәре кунаклар игътибарына үз чыгышларын тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100