news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күренекле авиатөзүче Виталий Копыловка бюст ачылды

Бюстны татар сынчысы Мәхмүт Гасыймов ясаган.

Казанда күренекле авиатөзүче Виталий Копыловка бюст ачылды
Александр Эшкинин

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан авиация заводы директоры, күренекле авиатөзүче Виталий Копыловка бюст ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.

“Бүген авиация өлкәсендәге барлык кеше өчен дә бик мөһим көн, чөнки Виталий Копылов легендар шәхес, ул гомерен авиация төзелеше үсешенә багышлый. Аның катнашында Ил-62 һәм Ту-160 очкычлары төзелә. Россия Президенты ярдәме белән Ту-160 очкычлары Казанда янәдән төзекләндерелә башлады. Барыгызны да бүгенге көн белән котлыйм”, - диде Игорь Комаров.

Татарстан Президенты бюст ачылышына килгән барлык кунакларны Татарстан Республикасы көне һәм бюст куелуы белән котлады. “Виталий Копылов Казан өчен эшләгән гамәлләрен онытырга ярамый: күп төрле объектлар, авиация комплексы һ.б. Барысы да аның җитәкчелегендә эшләнде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Бюст кую идеясе күптәннән бар иде. Россия Президенты Владимир Путин бер килүендә: “Ни өчен без бу кешене мәңгеләштермибез?” – диде. “Без әзер, якын арада бюст куелачак”, - дидем. Без игелекле эш эшләдек дип уйлыйм. Виталий Копыловка зур рәхмәт, аның уңышларын һәрвакыт истә тотачакбыз”, - диде Татарстан Президенты.

Генерал-лейтенант Сергей Кобылаш Виталий Копылов ярдәмендә ел саен завод эшчеләре өчен тору урыннары бирелүен әйтте. “Коллегалар Копыловны ихлас, тәртипле, таләпчән кеше буларак искә ала. Озак еллар дәвамында авиация заводы авыр реактив самолет-ракетоносецлар җитештерү буенча төп предприятие булып тора”, - диде ул.

Чыгышлардан соң Виталий Копылов бюстына чәчәкләр салынды. Ачылыш тантанасы иҗади номерлар белән дәвам итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100