news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты була

Ярышта Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 42 командада 400 спортчы катнаша.

Казанда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты була
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 ноябрьдә, Казанда "Ак Барс" сараенда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башлана. Ярышлар 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ярышларда 400 спортчы катнашачак, алар Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 42 команданы тәкъдим итәчәк”, диелә хәбәрдә.

Турнир 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг га кадәр һәм 130 килограммнан артык авырлык категорияләрендә узачак.

Үз авырлык категорияләрендә җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына алына. Алар декабрьдә Казанда көрәш буенча Россия чемпионатында катнаша.

Чемпионат 22 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә ачыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100