Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланды
Ир-егет көрәшчеләр 10 авырлык үлчәвендә бил алыша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты старт алды. Бил алышулар 24-25 ноябрь көннәрендә 10 авырлык үлчәвендә барачак. Җиңүчеләр 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта ачыкланачак.
"Быелгы турнирда көч сынашырга 47 командадан 381 көрәшче килде", - дип сөйләде "Татар-информ"га ярышларның баш хөкемдары Əүхәт Мөхәммәдиев. Аерым алганда, 60 килограммда – 47, 65тә – 37, 70тә – 46, 75тә – 41, 80дә – 41, 85тә – 38, 90да – 34, авырлыклары төгәл бер центнер булганнар арасында – 33, 130 килограммда – 39, югары авырлыкта – 25 көрәшче җыелган.
Бил алышулар бүген кичкә кадәр дәвам итә. Ярышларның тантаналы ачылышы 11.30 сәгатькә билгеләнгән.

Сүз уңаеннан, узган елгы турнирда үз авырлык үлчәүләрендә Нәфис Миңнебаев (Биектау), Марат Кәримов (Әлмәт), Азат Нурмөхәммәтов (Яңа Савин), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Ренас Кәлимуллин (Түбән Кама), Булат Мусин (Яңа Савин), Раил Нургалиев (Теләче), Радик Сәләхов (Зәй) һәм Ильяс Галимов (Әлмәт) чемпион калган иде. Командалар арасында беренче өчлекне Яңа Савин, Теләче һәм Балтач көрәшчеләре бүлеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз