Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты тантаналы төстә ачылды
Көтелгән кунак Александр Карелин тантанада катнашмады
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). 8-9 декабрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты уза. 29 төбәктән килгән көрәшчеләр 9 үлчәү авырлыгы буенча бил алышачак.
Бүген, 8 декабрьдә чемпионатның ачылыш тантанасы булып узды.
Ачылыш тантанасында Россия һәм халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов, 4 тапкыр Олимпия чемпионы Александр Попов, грек-рим көрәше буенча Олимпия чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Росиянең атказанган тренеры Мнацакан Искандарян, Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка кунаклар да катнашты.
Ярышның ачылыш тантанасына классик төрдәге көрәш буенча 3 тапкыр Олимпия чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты Александр Карелинның килүе көтелгән иде. Тик дәүләт эшләре килеп чыгу сәбәпле, ул ачылыш тантасында катнаша алмаган. Александр Попов көрәшче һәм тамашачыларны аның исеменнән дә котлап, уңышлар теләде.
Татарстанны Республика чемпионатында җиңүче Фирзәр Гыйниятуллин, Искәндәр Мортазин, Ислам Фәләхов, Ренат Шәйхетдинов, Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин, Раил Нургалиев, Радик Сәләхов яклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз