news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көрәш буенча Россия беренчелегендә 180нән артык спортчы катнашачак

Бүген татар милли көрәше буенча турнир башлана.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Бүген Казанда яшүсмерләр арасында татар милли көрәше буенча турнир башлана. Анда Россиянең 20 төбәгеннән 180 нән артык көрәшче катнашачак. Бу турыда Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда 15-16 яшь һәм 17-18 яшь категорияләре вәкилләре катнашачак. Һәр категориядә тугыз комплект медаль уйнатылачак. Ярышлар иртәгә, 17 мартта да узачак.

Ярышлар ачылышында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм 2018 елда Пекинда олимпия уеннарында бронза медаль иясе Марид Муталимов катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100