Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылды
Турнирда ун үлчәү авырлыгында 371 көрәшче бил алышачак.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 59 нчы тапкыр уздырыла торган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир ачылды. Аны «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган.
Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Көрәш федерациясе президиум җитәкчесе Марат Әхмәтов, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова катнашты.
Марат Әхмәтов көрәшчеләрне һәм җанатарларны сәламләде. «Бу егетләребез милләтебезнең йөзе һәм көчен күрсәтә. Мин шикләнмим, сез матур көрәш күрсәтәчәксез», — диде Марат Әхмәтов.
18-19 март көннәрендә «Ак барс» көрәш сараенда ун үлчәү авырлыгында 371 көрәшче бил алышачак. Ярышның баш хөкемдары — Фәрит Шәйхетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз