news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Көрәш буенча дөнья чемпионатына килгән Болгария командасының ачык күнекмәләре узды

Көрәш буенча дөнья чемпионаты Миңгәр авылында үткәрелә.

Казанда Көрәш буенча дөнья чемпионатына килгән Болгария командасының ачык күнекмәләре узды
Расих Фасхутдинов

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Болгариядә борынгы көрәш төре популярлаша бара һәм Болгариядән килгән көрәшчеләр Көрәш буенча дөнья чемпионаты фаворитларының берсе булып санала. Бүген “Ак барс” көрәш сараенда “Татар-информ” хәбәрчеләре Болгариядән килгән көрәшчеләрнең тренировкаларын тамаша кылды.

“Көрәш – борынгы болгар спорт төре. Без югалтылган борынгы тамырларыбызны кайтарырга тырышабыз. Көрәшкә игътибар Болгариядә генә түгел, бөтен Европада көннән-көн арта, - дип сөйләде Болгариянең билбаулы болгар көрәше федерациясе президенты Иван Автутов. - Без Европа көрәш федерациясенә таянып эш итәбез. Болгариянең тулы җыелма командасы килде. Без – сигез кеше. Бөтен авырлык үлчәүләре дә бар. Иң мөһиме – бөтенесе келәмгә чыга алсын, җәрәхәтләнмәсеннәр”.

Иван Автутов Болгариядән килгән көрәшчеләр командасын җитәкли. Ул болгар халкында билбауның зур әһәмияткә ия булуын, ритуаллар, биюләре булуын, әйлән-бәйлән вакытында да билбау белән әйләнүләрен билгеләп үтте. Иван Автутов әйтүенчә, татарларның көрәшү ысуллары белән болграларның көрәшү ысуллары арасында җитди аерма юк. Бөтенесе бер кагыйдәләр буенча эш итә. “Казахларда да, кыргызларда да, калмыкларда да шул ук кагыйдәләр. Уеннар алдыннан һәрвакыт кагыйдәләр буенча фикер алышынган”, - ди Иван Автутов.

Иван Автутов болгарлар белән татарларның бер халык булуын раслап, Кубрат хан тарихын да искәртеп узды. Милли спорт төренең исеме болгар телендә дә борынгы көрәш сүзе белән аталуын ассызыклады.

Болгар көрәшчеләре тренажерларда шөгыльләнгәннән соң күнекмәләр уздыру өчен келәмгә чыктылар.

  • Көрәш буенча дөнья чемпионаты Миңгәр авылында үткәрелә. Көрәшчеләр 42 илдән килә. Татарстанга көрәш буенча 160тан артык спортчы килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100