news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Күпмилләтле Россия” клубы” кысаларында Дискуссияләр мәйданы оештырылды
“Күпмилләтле Россия” клубы”ның максаты – төрле милләттәге, мәдәнияттәге һәм диндәге яшьләренең социаль бердәмлеге дәрәҗәсен күтәр
Скопировать ссылку
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында “Күпмилләтле Россия” клубы” бөтенроссия проектын тормышка ашыру кысаларында Дискуссияләр мәйданы оештырылды. Анда әлеге проектның җитәкчесе Александр Соколов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советы карамагындагы ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе рәисе Александр Карпов, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Сәгыйть Җаксыбаев, Идел буе федераль округының яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Дискуссияләр мәйданын Россия Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләр Милли советы һәм Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе оештырды. Әлеге чарага Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Самара һәм Омск, Пенза, Ульяновски өлкәләренең яшьләр лидерлары чакырулы иде.
Дискуссия кысаларында яшьләр арасында мәдәниара диалогны үстерү проблемалары һәм перспективалары турында сүз алып барылды. Яшь лидерлар “Яшьләрнең икътисадны яңартудагы роле”, “Сәяси системаны яңарту”, “Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә гражданлык җәмгыятен үстерү” дип исемләнгән секцияләрдә эшләде.
Александр Карпов сүзләренә караганда, “Күпмилләтле Россия” клубы”ның максаты – төрле милләттәге, мәдәнияттәге һәм диндәге яшьләренең социаль бердәмлеге дәрәҗәсен күтәрү. “Бу проектның стратегиясе төбәкләрдә 18-30 яшьтәге актив яшьләр арасында гражданлык җәмгыяте өлкәсендә эшләүче экспертлар һәм җәмәгать фикере лидерларын, мәдәниара диалог алып баручы хәбәрчеләр челтәрен төзүне күз алдында тота. Татарстан юкка гына әлеге проектны тормышка ашыру өчен сайлап алынмады. Чөнки республикада төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яши”, - дип белдерде ул.
Әлеге проектның җитәкчесе Александр Соколов “Күпмилләтле Россия” клубы”ның барлыкка килү тарихына тукталып, бу идеянең узган ел – Яшьләр елында тууын хәбәр итте. Шул чакта егет һәм кызлар арасында яшьләр сәясәтенә кагылышлы сораштыру уздырылган. Аларның бер өлеше яшьләр сәясәте дөрес юнәлештә алып барылмый дип белдерсә, бер өлеше яшьләрне белемле һәм конкурентлыкка сәләтле итәргә кирәк дип саный. А.Соколов фикеренчә, бүгенге 18-25 яшьлекләр беркайда да югалып калмый торган кешеләр. “Бу буынга кайсы илдә яшәсә дә барыбер, аларның 8 проценты гына чит илдә вакытта үзен россияле дип атый”, - диде Мәскәү кунагы.
Александр Соколов сүзләренә караганда, хезер хакимият милләтара мәсьәләләр белән шөгыльләнергә кирәк икәнлеген яхшы аңлый. Узган ел бу нисбәттән РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан 40 этнос катнашында “Диалог” лагере оештырылган. Лагерь эшчәнлеге РФ Президентының грантына да лаек булган.
Алга куелган планнар буенча, “Күпмилләтле Россия” клубы” аша меңләгән яшь кешенең узуы көтелә. Аларның проблемаларны барлау гына түгел, килеп туган хәлләрне чишү юлларын күрсәтүләре дә сорала.
Казаннан тыш, мондый чаралар Дондагы Ростовта һәм Нальчикта, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Хабаровскида оештырылды. Эшчәнлекнең йомгаклары буенча Мәскәү шәһәрендә федераль семинар булачак. Җыенда яшьләрне күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр белән очрашулар көтә. “Без сездән чыккан идеяләрне күтәреп алачакбыз һәм тормышка ашырырга ярдәм итәчәкбез”, - дип ышандырды А.Соколов.
Александр Терентьев исә, Татарстандагы милли сәясәт мәсьәләренә тукталып, аның ике юнәлештә алып барылуын билгеләп үтте. Беренчедән, татар халкына ярдәм итү (бу очракта ТР Конституциясенең 14 маддәсе нигезендә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә күз алдында тотыла), икенчедән, миллләтара хәрәкәтне хуплау. Аның сүзләренчә, татар телен саклау һәм үстерү өчен каралган алымнар башка милләтләрнең туган телләрен үстерү өчен дә кулланыла.
Ул яшьләрнең үз милләтләрен танулары, үзен халкының бер вәкиле сизсен өчен, бу өлкәдә дәүләт хакимияте органнары гына түгел, иҗтимагый институтларның да өлеш кертергә тиешлеген билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта милләтара мөнәсәбәтләр конкурентлыкка сәләтле бер өстенлек булып тора”, - дип, А.Терентьев Татарстанның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур булуын, республикага төрле милләтләр һәм диннәр арасындагын дустанә мөнәсәбәтләрне өйрәнергә дип еш мөрәҗәгать итүләрен әйтте.
Аның фикеренчә, бу өлкәгә караган мәсьәләләр өлкән буынны гына борчырга тиеш түгел, яшьләрнең дә бу проблемаларга якын торуы, ике арадагы элемтәнең өзелмәве зарур. “Күпмилләтле Россия” клубы” сүздә генә калмасын, тормышчан булсын. Туган телләрне саклау, традицияләрне торгызу юнәлешендә реаль карарларга чыгарга кирәк”, - диде Александр Терентьев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2