news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Күпмилләтле Россия” клубы” бөтенроссия проекты эчендә Дискуссияләр мәйданы уза

Дискуссияләр мәйданын Россия Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләр Милли советы һәм Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе оештыра

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында “Күпмилләтле Россия” клубы” бөтенроссия проектын тормышка ашыру кысаларында Дискуссияләр мәйданы оештырыла. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда Идел буе федераль округының яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләренең катнашуы көтелә.
Дискуссияләр мәйданын Россия Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләр Милли советы һәм Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе оештыра. Әлеге чарага Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Самара һәм Омск өлкәләренең яшьләр лидерлары чакырулы.
Дискуссия кысаларында яшьләр арасында мәдәниара диалогны үстерү проблемалары һәм перспективалары турында сүз алып барылачак. Яшь лидерлар “Яшьләрнең икътисадны яңартудагы роле”, “Сәяси системаны яңарту”, “Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә гражданлык җәмгыятен үстерү” дип исемләнгән секцияләрдә эшләячәк.
Казаннан тыш, мондый чаралар Дондагы Ростовта һәм Нальчикта, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Хабаровскта һәм Мәскәүдә оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot