news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күпкатлы йорттагы бер фатирда диванга ут кабып янгын чыккан

Фатирда яшәүче хатын-кызга коткару битлеге кидертеп саф һавага алып чыкканнар.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Казанда күпкатлы йорттагы бер фатирда диванга ут кабып янгын чыккан, хуҗабикәне коткарып калганнар. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 19:19 сәгатьтә янгын сүндерү хезмәтенең 101 номерына «Салават күпере» торак комплексындагы күпкатлы йорттагы бер фатирда янгын чыгуын хәбәр итәләр. Икенче каттагы фатирда диванга ут капкан була, янгын мәйданы 2 квадрат метрны тәшкил иткән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр фатирда яшәүче хатын-кызны коткарып калган, аңа коткару битлеге кидертеп саф һавага алып чыкканнар. Янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100