news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күпкатлы йортта чыккан янгыннан алты кешене коткарганнар

Янгын кичә кич Латыш Укчылары урамында күпфатирлы ун катлы йортның сигезенче катында чыккан.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда янгын сүндерүчеләр күпкатлы йортта чыккан янгыннан 6 кешене коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.55 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына Латыш Укчылары урамы буенча 41 нче йортта сигезенче катта янгын чыгуы турында хәбәр алынды», - дип ачыклык керттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Җиде минуттан соң күпкатлы йортка 6нчы янгын сүндерү-коткару частенең беренче янгын сүндерүчеләре килеп җиткән. Йортта яшәүчеләр яна торган фатирда ир-ат булырга мөмкин, дип хәбәр итә. Өстәвенә, куе төтен сигезенче катны тутырган һәм югары катлардагы фатирларга да үтеп керә башлаган.

Янгын сүндерүчеләр зыян күрүчене урамга алып чыгалар һәм аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

6, 7, 10нчы янгын сүндерү-коткару частьләре хезмәткәрләре тугызынчы һәм унынчы катларга күтәрелгән. Монда коткаручылар ярдәмендә йортның тагын биш кешесе чыгарылган. Алар төтен аркасында йорттан үзләре чыга алмаган.

Янгын сүндерүчеләр фатирдагы янгынны 10 минуттан сүндергән. Янгын мәйданы 3 квадрат метрны тәшкил иткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot