news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күпкатлы машина кую урынында янгын чыккан

Гадәттән тыш хәл Юлиус Фучик урамында булган.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Казанда күпкатлы машина кую урынында янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын чыгу хәбәре 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген сәгать 11ләр тирәсендә алынган. Урынга 6нчы часть янгын сүндерүчеләре килгән. Янгын биш катлы машина кую урынының цоколь катында чыккан. Өч квадрат метр мәйданда кәгазь янган.

Янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot