news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күпкатлы бинадагы янгында зыян күргән өч кешене хастаханәгә озатканнар

Яну продуктлары белән агуланган өч бала ДРКБга җибәрелгән.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда күпкатлы бинада чыккан янгында зыян күргән тагын өч кешене хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өч кеше (барысы да олылар) яну продуктлары белән агуланып шәһәр хастаханәләренә озатылган. Зыян күрүчеләрнең хәле ачыклана.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зыян күргән ике кеше 7 нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана.

“Хәзерге вакытта тиешле диагностик тикшеренүләр уздырыла. Пациентларны хастаханәгә яткыру мәсьәләсе хәл ителә”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

  • Алдарак “Татар-информ” иртән Назарбаев урамындагы 54 нче йортта янгын чыгуын хәбәр иткән иде. Ут эченнән 28 кешене, шул исәптән 13 баланы коткарганнар. Тагын 20 кеше бинадан үзләре чыккан. Яну продуктлары белән агуланган өч баланы хастаханәгә салганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot