news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күпкатлы 13 йортка җылы һаман да бирелмәгән

Бу әлеге йортлардагы капиталь ремонт һәм озакка сузылган әзерлек эшләре белән бәйле.

Казанда күпкатлы 13 йортка җылы һаман да бирелмәгән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Казанда күпкатлы 13 йортка җылы һаман да бирелмәгән. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Бу әлеге йортларда үткәрелә торган апиталь ремонт һәм озакка сузылган әзерлек эшләре белән бәйле. Атна ахырына бу йортларга да җылы биреләчәк, дип ышандырды Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе.

Казанда барлык социаль өлкә объектларына һәм торак йортларның 99,8 процентына җылы бирелгән, дип искәртте Гыйниятуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100