news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күпфатирлы йортта газ плитәсендә калдырылган чәйнек аркасында янгын чыккан

Янгын 30 кв. метр мәйданга зыян китергән, имгәнүчеләр юк.

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда күпфатирлы йорттагы фатирның  берсендә газ плитәсендә калдырылган чәйнек аркасында аш бүлмәсендә йорт җиһазлары янган.

Бүген 13.39 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Космонавтлар урамында 616 йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Янгын урынына 6нчы янгын сүндерү-коткару часте килгән һәм 15 катлы йорттагы фатирда аш бүлмәсендә йорт җиһазлары һәм техника януын ачыклаган.

Биредә яшәүчеләр йорттагы янгын сүндерү җайланмасын кулланып, янгынны үзләре сүндергән.

Янгын 30 кв. метр мәйданга зыян китергән, имгәнүчеләр юк. Якынча ачыкланганча, янгын плитәдә онытылып калдырылган чәйнектән чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot