news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күпбалалы гаилә яңа фатир алды

Акчуриннар гаиләсе өч бүлмәле фатирны “Салават күпере” торак комплексында социаль ипотека программасы буенча алган.

Казанда күпбалалы гаилә яңа фатир алды
Александр Эшкинин

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген Казанда дүрт балалы Эльвина һәм Илдар Акчуриннар яңа фатирлы булды. Аларның өч бүлмәле фатиры “Салават күпере” торак комплексында урнашкан.

Йортны кулланышка тапшыру тантанасыннан соң Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев Акчуриннарны шатлыклы вакыйга белән котлады. “Әти-әнидән, туганнардан башка мөстәкыйль яшәү, үз фатирыңда үзең хуҗа булу – рәхәт ул. Әлбәттә, транспорт мәсьәләсе буенча берникадәр кыенлыклар булыр, ләкин бу хәл 2018 елның икенче яртысында хәл ителер дип уйлыйм. Юллар киңәйтеләчәк. Бу урын спорт белән шөгыльләнү, ял итү өчен уңайлы һәм тыныч. Мин сезгә имин тормыш телим, балаларыгызны исән-сау үстерегез”, - диде Илшат Гыймаев.

Илдар белән Эльвина «Татар-информ»га хис-кичерешләре турында белдерде: “Без бик бәхетле, чөнки безнең кебек зур гаилә өчен бу зур сөенеч. Дүрт кызыбыз үсеп килә. Ниһаять, аларның үз бүлмәләре булачак. Гариза язгач та, өч ел, аннары килешү төзегәч, тагын өч ел фатир көттек. Дәүләт торак фонды 2017 елда фатир вәгъдә иткән иде, сүзендә торды”, - дип белдерде Илдар Акчурин.

Акчуриннар моңа кадәр Илдарның әниләрендә яшәгән. Гаиләләре арта башлагач, арендага фатир алганнар. “Яңа елны фатирда каршы алырга телибез”, - ди Эльвина. Бәхетле гаиләнең олы кызларына – 9 яшь, төпчекләренә - 2 ай. Гаилә башлыгы Илдар кирпич заводында технолог, Эльвина шәфкать туташы булып эшли.

“Салават күпере”ндәге 18 катлы 11-2 йортында барлыгы 340 фатир бар. Биредә нигездә табиблар – грант отучылар, яшь гаиләләр, укытучылар яшәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100