news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күп тасмалы юл лазер җайланмасы кулланыла башлаган

Аның ярдәмендә транспорт чараларын эзләп табу, дөрес булмаган юнәлештә хәрәкәт иткән транспорт чараларын билгеләү һ.б. мөмкин була

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Транспорт һәлакәтләрен киметү максатында, соңгы елларда Татарстан шәһәрләрендәге юлларда видеотеркәү системасы кулланыла. Хәзерге вакытта Казандагы юл чатларының кайберләрендә, тест режимында, күп тасмалы юл лазер җайланмасы гамәлдә кулланыла башлаган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында журналистлар белән очрашкан республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов игълан итте.

Россия Федерациясендә файдалану өчен сертификация уза торган әлеге система транспорт чараларына кагылышлы мәгълүмат җыя. Мәсәлән, ул җайланма яныннан узган транспортның киңлеге, биеклеге, озынлыгы һәм яннан кыяфәте, нинди тизлектә баруы һ.б. күрсәткечләре теркәлә. Шул мәгълүматлар ярдәмендә транспорт чараларын эзләп табу, дөрес булмаган юнәлештә хәрәкәт иткән транспорт чараларын билгеләү һ.б. мөмкин була. Сынау рәвешендә генә куелганга, башкалада хәзер ничә шундый җайланма файдалануы хакында әлегә әйтелми.

news_right_1
news_right_2
news_bot