news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Күп милләтлелек – Россияне саклау һәм үстерү факторы” темасына фәнни-гамәли конференция уздырылды

Ул Апанай мәчетендә үткәрелде

 (Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). 29 ноябрьдә Казанның Апанай мәчетендә “Күп милләтлелек – Россияне саклау һәм үстерү факторы” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Әлеге чара “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенең XXIV корылтаена багышланды.

Конференциядә татарларның милли үзенчәлекләре, шулай ук Россиядә яшәүче башка халыклар турында кызыклы чыгышлар булды. Чара ахырында резолюция кабул ителде, дип хәбәр итә ТР мөфтияте сайты.

Конференциядә исә ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин, ТР МДНнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме, Казан шәһәрендәге “Ак мәчет”нең имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сабиров, “Шамил” мәдрәсәсе җитәкчесе Камил хәзрәт Вәлиуллин һәм “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенең әгъзалары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot