Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда күп катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткардылар
Янгында беркем дә зыян күрмәде, хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Кичә Энергетиклар урамындагы йортта дүртенче каттагы фатирларның берсе янды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Янгын турында әлеге йортта яшәүчеләр кичке унбердә 101 номеры буенча хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр дүртенче катта тәрәзәдән чыга торган куе төтенне күрделәр.
Битлекләр ярдәмендә янгын сүндерүчеләр биш кешене, шул исәптән бер баланы янган йорттан урамга алып чыгалар. Берничә минуттан соң янгын тулысынча сүндерелде.
Янгында беркем дә зыян күрмәде, хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз