Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда күп катлы йорт подвалында урнашкан сауна янган
Төнге янгын, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозганга килеп чыккан, дип фаразлана.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Төнлә Казанның Таҗи Гыйззәт урамындагы биш катлы 6/31 йорты подвалында урнашкан сауна янган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр сауна тышланган агач материал януын ачыклаган.
Янгын сүндерелгән, 4 кв. метр мәйданга зыян килгән.
Янгын, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз