news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 14 млрд сумнан артык акча сарыф ителгән

Дәүләт программасы 9 ел эшләү дәвамында башкала торак фондының 40 проценттан артыгы ремонтланган.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Казанда программа 9 ел эшләү дәвамында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 14 млрд сумнан артык акча сарыф ителгән. Нәтиҗәдә республика башкаласы торак фондының 40 проценттан артыгы ремонтланган. Бу хакта бүген мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин белдерде.

Аның мәгълүматлары буенча 2016 елда Казанда 192 йорт ремонтланган. Башта ук бу елга 158 йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган иде. "Әмма акчаны рациональ куллану һәм экономияләү нәтиҗәсендә өстәмә тагын 34 йортны ремонтлый алдык. Шулай итеп 53 млн сумнан артык акча янга калды. Ә быел барлыгы 1,5 млрд сум сарыф иттек, аның 49 проценты - шәһәр бюджеты акчалары, ә 51 проценты - милекчеләр акчасы", - дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин.

Ул агымдагы елда торак йортларда башкарылган эш төрләре буенча мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, 133 йортта комплекслы эш башкарылган, 35 йортта лифтлар алыштырылган, 69 йортта һава торышына карап җылылык бирелә торган приборлар куйганнар. Казан торак фондында йортларның 55 процентында һава торышына карамастан җылылык тиешлечә бирелә.

Үзәк ягып җылыту системасы 69 йортта ремонтланган, кайнар су белән тәэмин итү системасы - 25 йортта, ә салкын су белән тәэмин итү системасы - 80 йортта.

55 йортта энергия белән тәэмин итү системасы ремонтланган, 27 йортта подваллар тәртипкә китерелгән, 63 йортның түбәсе ремонтланган.

"Капиталь ремонт программасы кысаларында беренче тапкыр кече мобиль гражданнар өчен (бала арбасы белән йөрүче әниләр дә керә) уңай мохит булдыру чаралары башкарылды. Ремонт нәтиҗәсендә 30 йортта алар өчен җайланмалар ясалды", - дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.

Аның сүзләренчә, быел Казанда бөтен ремонт эшләре дә 100 процент төгәлләнгән һәм хәзер йортлар ведомствоара комиссиягә тапшырыла.

2017 елда республика башкаласында 1,5 млрд сумга 247 йортны ремонтлау планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100