news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күп балалы гаиләләргә 4800 яңа җир кишәрлеге бүлеп бирелгән

Җир алырга теләүчеләр саны 2011 елдан башлап 8 тапкырга арткан.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Казанда күп балалы гаиләләргә гомуми мәйданы 869,2 гектар тәшкил иткән 4800 яңа җир кишәрлеге бүленгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте.

Сүз Лаеш районы Сокуры авлы янындагы 177 гектар, Биектау районы Каймар бистәсе янәшәсендәге 53 гектар һәм Казан белән Биектау районындагы дүрт торак массивка якын урыннардагы 639,2 гектар җир кишәрлеге хакында бара.

Күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү эше 2011 елдан бирле алып барыла. Шул вакыт эчендә гаризалар саны 8 тапкырга арткан – 1158дән 9425кә җиткән. Гомумән алганда 2940 җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100