news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда күп балалы гаиләгә “Фиат” микроавтобусы бүләк иттеләр
Микроавтобусны сатып алу өчен акча ТР Премьер–министры күрсәтмәсе буенча бүлеп бирелгән
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казанның Идел буе районы хакимияте вәкилләре күп балалы Анатолий Голдырев һәм Эльвира Сайхутдинова гаиләсенә “Фиат” микроавтобусы бүләк итте. Аларның гаиләсендә 8 бала тәрбияләнә, шуларның дүртесен тәрбиягә алганнар. Микроавтобусны сатып алу өчен акча Татарстан Республикасы Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча бүлеп бирелгән.
“Сезгә һәм балаларыгызга ныклы сәламәтлек телим, – диде әти–әниләргә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров. – Алар республикабызның лаеклы гражданнары булачак. Дәүләтнең читтә калмавы куанычлы хәл: бүген сезгә ТР Хөкүмәте, безнең министрлык исеменнән Казан башкарма комитеты һәм Идел буе районы хакимияте белән берлектә “Фиат” микроавтобусы бүләк итәбез. Сез аның белән табигатькә чыга, театрга бара алачаксыз”.
Гаилә башлыгы Анатолий Голдырев – Эчке эшләр министрлыгы ветераны, бүгенге көндә бер фирмада эшли. Эльвира Сайхутдинова – педиатр, 10 нчы балалар хастаханәсендә эшләгән. Хәзер ул үзенең бөтен вакытын балалары белән үткәрә. Эльвира Валерьевна “Ел хатын–кызы” конкурсында “Хатын–кыз – ана” номинациясендә җиңүче дип табылды.
“Бу бүләк безгә бик тә кадерле. Беренче чиратта, ул безнең балаларыбызга кирәк”, – диде күп балалы ана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2