news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күп балалы аналарны “Ана даны” медале белән бүләклиләр

“Аналарның күңел яктысы” бәйрәменә 800 хатын-кыз киләчәк

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Бүген Казанның Галиаскар Камал исемендәге театрында Татарстанда яшәүче 800 ананы хөрмәтлиләр. Аларның һәрберсе 5 һәм күбрәк бала тәрбияләп үстергән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында.
“Аналарның күңел яктысы” бәйрәме Әниләр көненә багышлана. Хатын-кызларны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин котлаячак. Ул аларга “Ана даны” медальләрен тапшыра. Бүген күп балалы аналарга спектакль тәкъдим ителә һәм бәйрәм табыны әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100