news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күп балалы 2652 гаиләгә бушлай җир бирелгән, тагын 3525 гаиләнең җир белән тәэмин ителеш ягыннан ихтыяҗы әлегә канәгатьләндерелмәгән кала

Алдан исәпләүләр күрсәткәнчә, киләсе 10 елда Казанда күп балалы гаиләләр үрчеме 11520 гаиләгә җитәргә мөмкин, димәк, 1843 гектар чамасы җир кирәк була

 (Казан, 16 февраль, “Татар-информ, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Мтешин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә каралган төп 3 мәсьәләнең берсе Казан шәһәренең күп балалы гаиләләренә җир участоклары бирү буенча гамәлдәге программаның тормышка ашырылуы, проблемалары турында булды. Шуның буенча башкала түрәләре алдына доклад белән чыккан шәһәр Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты башлыгы Ратмир Шәйдуллин сүзләренчә, ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Казанның күп балалы 7530 гаиләсе бушлай җир участогы алуга гаризасы теркәлгән. Хәзергә шулардан 6455 гаилә бушлай җир алуга хокуклылар исемлегенә кертелгән, әлеге кампания башланган 2012 елда 1158 гаилә чиратка кергән булган. Шушы вакыттан бирле 2652 гаилә җирле булган. Бүгенгә күп балалы 3525 гаиләнең җир белән тәэмин ителеш ягыннан ихтыяҗы канәгатьләндерелмәгән кала.

Шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан күп балалы гаиләләргә җир бирү юнәлешендә республиканың Биектау, Лаеш районнары территорияләре карала. Шуның буенча Казан каласына муниципаль милек сыйфатында җирләр күчерү планлаштырылган: Биектау районы Каймары бистәсеннән көнчыгыштарак “ASG” инвестицион компанияләр төркеменнән 53 гектар җир алып, 400 участок юнәтү; “Ак Барс Девелопмент” ҖЧҖ белән килешеп Лаеш районы Сокуры бистәсеннән төньяктарак 177 гектар җир күчереп 1100 участокка бүлү; Биектау районының Дачное авыл җирлегенең 190 гектар җирен “Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү турында”гы 161 нче федераль закон кысаларында күчереп, 1187 җир участогы “табу” күздә тотыла. Алга таба Башкарма комитет чыгымнар карау, шушы территорияләрне һәм межалауны проектлату өчен оешма сайлау буенча конкурс уздыру юнәлешендә эшли. Барлыгы 54 млн. 724 мең сумнан артык акча таләп ителә.

Р.Шәйдуллин сүзләренчә, Казанда күп балалы гаиләләр арта барганын исәпкә алып, әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен 2016 ел ахырына җир участокларына ихтыяҗ 1005 гектар тәшкил итәчәк. Алдан исәпләүләр күрсәткәнчә, киләсе 10 елда Казанда күп балалы гаиләләр үрчеме 11520 гаиләгә җитәргә мөмкин, димәк, 1843 гектар чамасы җир кирәк була. “Шул рәвешле, муниципалитетта буш җирләр булмавы Казанда күп балалы гаиләләрнең бушлай җир участоклары алуга хокукларын тормышка ашырганда төп проблемаларның берсе булып кала”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты башлыгы Р.Шәйдуллин.

Әлеге мәсьәләдә мэр Илсур Метшин, программа гамәлгә ашырыла башлаганда, моның кадәр күп гаиләгә җир участоклары биреп буласына ышанмаганнар булды, шулай да, проблема хәл ителә тора, аеруча республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, чөнки шәһәребезнең алай күп җире юк иде, Казан тирәли җир юнәтүдә Президентның булышлыгы гаять зур булды, диде. Проблеманы хәл итү юнәлешендә, мисалга, җире булган инвесторлар белән муниципаль милеккә алмашулар да булды, дип белдерде. Россия төбәкләренең күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү буенча иң алдынгылары рәтендә – Татарстан Республикасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100