news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көндез 358 юл хезмәткәре һәм 214 берәмлек махсус техника кар чистартырга чыга

Бер тәүлектә Казан юлларында 523 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптә 39 тонна реагент һәм 484 тонна комлы-тозлы катнашма кулланылган.

Казанда көндез 358 юл хезмәткәре һәм 214 берәмлек махсус техника кар чистартырга чыга
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 1051 тонна кар чыгарылган. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрне кардан арындырырга 379 юл хезмәткәре һәм 450 махсус техника, шул исәптә 147 юл машинасы, 6 картөягеч, 139 щеткалы трактор, 8 грейдер, 48 төягеч, 40 «Барсик» тракторы, 57 үзбушаткыч һәм башка техника җәлеп ителгән.

Бер тәүлектә Казан юлларында 523 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптә 39 тонна реагент һәм 484 тонна комлы-тозлы катнашма кулланылган.

Район хакимияте мәгълүматлары буенча, бүген урамнарны кардан чистарырга 358 юл эшчесе һәм 214 берәмлек махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100