news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Көндәшлек өстенлеге буларак логистика” дигән конференция узды
Конференциядә катнашучылар роботлар гына эшли торган автоматлаштырылган складларның инде хәтта Россия өчен дә әкият түгеллеген белде
Скопировать ссылку
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 24 мартта Казанның “Корстон” кунакханәсендә узган “Көндәшлек өстенлеге буларак логистика” дигән конференциядә әйдәп баручы компанияләрнең транспорт һәм склад логистикасы өлкәсендә эшләүче белгечләре үз коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты.
Конференциядә катнашучылар роботлар гына эшли торган автоматлаштырылган складларның инде хәтта Россия өчен дә әкият түгеллеген белде.
Мондый чаралар Казанда еш узмый, шунлыктан конференциядә спикерлар сөйләгән технологияләр башкаланың күп кенә белгечләре өчен зур яңалык булды. «SOLOS» заводының (Новосибирск) техник директоры Андрей Куликов “А” классындагы заманча складны җиһазлауга комплекслы якын килү хакында сөйләде. Үз чыгышында ул склад технологияләренең үсеш тенденцияләрен бәян итте.
«Gregory Transport & Logistic Technologies» компаниясенең (Казан) башкаручы директоры Вадим Шумков хәләл складның инновацион логистикасы хакында сөйләде. “Хәләл” стандартының азык-төлек продуктларына гына түгел, көнкүреш химиясе тауарлары, шәхси гигиена чаралары, кием-салым һәм башкаларга да кагылуын бик аз кеше белә. Бүгенге көндә республикада хәләл ит һәм ит продуктлары җитәрлек күләмдә җитештерелсә, мисал өчен, без хәләл теш пастасы һәм кием-салымны бары тик чит илләрдән генә кайтарта алабыз”, - диде ул.
“Евразия логистик” компаниясенең төбәк коммерция хезмәте җитәкчесе Александр Перфильев “А” классындагы индустриаль-склад мәйданчыкларының нинди техник таләпләргә җавап бирергә тиешлеге хакында сөйләде. “Без Казандагы “Биек Тау” логистика паркы территориясендә төрле инновацион проектларны гамәлгә ашыру өчен универсаль мәйданчык булдырдык. Җитештерү куәтләрен үстерү өчен электр һәм газ белән тәэмин итүдә югары лимитлар кирәк. Склад һәм офис биналары нәтиҗәле эшләсен өчен җылытылырга һәм аларның яхшы вентиляция системасы булырга тиеш. “Биек Тау” комплексы бу таләпләрнең барысына да җавап бирә”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2