news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Көнчыгыш юнәлештәге автовокзал төзелеше башлана

Бу объект төзелешенә Аграр урамында 1,3 гектар мәйдан бүленеп бирелгән

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанда Көнчыгыш юнәлештәге автовокзал төзелеше башлана. Бу объект төзелешенә Аграр урамында 1,3 гектар мәйдан бүленеп бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Үзәк автовокзал директоры Андрей Хоткин белдерде.
Ел дәвамында төзеләчәк вокзал бинасы ике катлы һәм пассажирлар өчен тиешле сервислы булачак. Автовокзалдан автобуслар Мамадыш юнәлешендә йөриячәк, ягъни пассажирлар Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Питрәч һәм ТРның башка шәһәрләренә, торак пунктларына барачак.
Сүз уңаенда, Көньяк юнәлештәге автовокзалны агымдагы елның декабрь уртасында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шулай итеп, бер елдан Казанда М.Девятаев урамында Үзәк, Көньяк һәм Көнчыгыш юнәлештәге автовокзаллар эшләячәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100