news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Күн туп” клубы призына турнир ачылу тантанасы була
Бүген башкаланың 2 район мәктәбе арасында беренче уен уздырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген 14.00 сәгатьтә Казанның “Трудовые резервы” стадионында “Күн туп” клубы призына турнир ачылу тантанасы һәм 1997-98 елларда туганнардан төзелгән Совет районының 90 нчы мәктәбе белән Идел буе районының 129 нчы мәктәбе командалары арасында беренче уен башлана.
21 апрельдан 18 майга кадәр “Күн туп”ның беренче этабы район ярышлары рәвешендә үткәрелеп, барлыгы 165 команда (3300ләп укучы) көчен сынап карады. Ярышлар һәр яшь төркеме буенча булып, шәһәр этабындагы турнирга 2шәр команда (1 командага 1 генә гомумбелем бирү учреждениесе укучылары керә) сайлап алынды, дип хәбәр итә шәһәр башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Илгиз Фәхриев.
Финал уеннар исә “Трудовые резервы” стадионында 1 июньгә билгеләнгән һәм 14.00-17.00 сәгатьләрдә үткәрергә планлаштырылган: башта кече яшь төркемнәре, аннары урта һәм өлкәннәр. Шәһәр турнирында 1-2 урыннар яулаган командаларны республика турниры көтә. “Күн туп” клубы призына финал ярышлары түбәндәге тәртиптә уздырылачак: 1999-2000 елгылар 8-11 июньдә Түбән Камада, 1997-1998 елгылар 15-18 июньдә Әлмәттә, 1995-1996 елгылар 28 июнь-1 июльдә Баулыда көчләрен сынаячак.
Бүгенге тантанада исә, мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан мэры Илсур Метшин да катнашыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2