news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күлләрнең серләренә багышланган экологик велоквест була

Квест программасына шулай ук бмиксерлар чыгышы, призлар уйнату һәм җиңүчеләрне бүләкләү кергән.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). 31 май көнне 18:30 сәгатьтә Кремль яр буенда экологик велоквест – шәһәрнең сулыклары, күлләре һәм экологиясе турында ике сәгатьлек уен була. Чара Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышлап үткәрелә. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Квест маршруты Кремль яр буе, Черек күл, Болак елгасы һәм Кабан күле аша уза. Уенда катнашучыларны һәр станциядә күлләр тарихы, экологик вазгыять һәм табигатьтән файдалану темаларына кызыклы биремнәр көтә.

Квест программасына шулай ук бмиксерлар чыгышы, призлар уйнату һәм җиңүчеләрне бүләкләү кергән.

Велосипед ярышларында катнашу – бушлай. Моның өчен https://clck.ru/Fz4EN сылтамасы буенча алдан теркәлеп куярга гына кирәк.

“Экологик ВЕЛОквест” проекты, откан грант кысаларында, “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла.  

news_right_1
news_right_2
news_bot