Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда күлдә су коенганда 5 яшьлек малай үлгән, 15 яшьлек баланы коткарып калганнар
Әти-әнисе һәм шаһитләр баланы аңына китерергә тырышып караган, әмма ашыгыч ярдәм табиблары аның үлемен раслый.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Зур Аккош күлендә биш яшьлек малай батып үлгән, 15 яшьлек баланы коткарып калганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген Казанның Зур Аккош күлендә кизү торган ОСВОД коткаручыларыннан балалар белән суда булган ике фаҗига турында хәбәр килә.
Беренче очракта 15 яшьлек малайны коткарганнар. Ул туп артыннан суга кереп киткән була, әмма бата башлый. Коткаручы бала янына йөзеп килә, аңа коткару жилеты кидертә һәм баланы ярга алып чыга.
Кызганыч, икенче баланы коткарып кала алмыйлар. Һәлак булган баланың әти-әнисе сөйләгәнчә, биш яшьлек малай 10 яшьлек абыйсы белән суда уйнаган. Бер мизгелдә малай күздән югала. Әти-әнисе шундук коткаручыларга мөрәҗәгать итә һәм баланы эзли башлыйлар. Баланы суда табалар, ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче аңына китерергә тырышып карыйлар, әмма урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз