Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда күлдән ир-ат мәете тапканнар
Ярдан эчтәрәк яткан мәетне очраклы кешеләр күреп алган.
(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Казанда күлдән ир-ат мәете тапканнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде.
Очраклы узып баручылар Урта Кабанда ярдан эчтәрәк ир-ат мәетен күреп алган. Алар шунда ук урынга ашыгыч хезмәт күрсәтү хезмәткәрләрен чакырган.
Билгесез ир-ат мәете судан алынган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул биш көнләп элек үлгән.
Мәетне экспертизага озатканнар, анда үлем сәбәбе ачыкланачак.
Тикшерү комитеты әлеге хәл буенча тикшерү уздыра.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз