news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы аудиоформатта чыкты

«Хозур» нәшрияты Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен төрле зурлыкта, шул исәптән кесә форматында да әзерләргә ниятли.

Казанда «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы аудиоформатта чыкты
ТР МДН

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан мөфтияте «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының аудиоверсиясен әзерләп чыгарды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хезмәт «Хозур» нәшрият йортының «Азан» радиосында тавыш белән яздырылды. 40 сәгатьлек аудиоязманы танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды.

Хәзерге вакытта «Азан» радиосы командасы нәзарәтнең рус телендә дөнья күргән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасының аудиоверсиясен дә әзерли. Моннан тыш, «Хозур» нәшрияты Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен төрле зурлыкта, шул исәптән кесә форматында да әзерләргә ниятли.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» фундаменталь хезмәтләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре. Алар узган елны — Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр — хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус, татар һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100