news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан

Вакыйга урыннан кадрларны социаль челтәр кулланучылары Интернетта урнаштырды.

Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан
Скриншот

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Казанда көчле яңгырдан соң Петербург урамын су баскан. Вакыйга урынында төшерелгән кадрлар белән социаль челтәр кулланучылары бүлеште.

Татарстан башкаласында берничә сәгать элек көчле яңгыр яуды. Шул сәбәпле шәһәр үзәгендәге җәяүлеләр урамын су баскан.

 Кадрларда күренгәнчә, кешеләр “Кольцо” сәүдә үзәге баскычларына басып, эскәмияләргә менеп судан саклана. Кайбер җәяүлеләрнең тездән су ерып урам аркылы чыкканы күренә.

news_right_1
news_right_2
news_bot