news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көчле җил вакытында бер кызның башына кибет тимер элмә тактасы төшкән

Хәзерге вакытта студент кыз - хастаханәдә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Казанда көчле җил вакытында студент Алинә Муллагалиева башына «Пятерочка» кибетеннән тимер элмә такта төшкән. Бу хакта кыз социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Бу хәл 28 октябрьдә 22 яшьлек студент кыз Вишневский урамы буенча мәдәният институтыннан өенә кайтканда була.

«Ике минуттан кайтып җитәсе идем, кинәт нәрсәдер бәрелеп, каты авыртудан тезләремә чүктем. Мин ниндидер шартлау булды, дип уйладым. Күзләремне кысып карагач, миннән өч метрлап ераклыкта бик зур тимер конструкция ятканын күрдем һәм аның минем баш түбәмнән үткәнен аңладым. Башымның нык авыртуыннан бөгәрләнеп капландым», - дип яза Алинә «Вконтакте»да үз сәхифәсендә.

«Ашыгыч ярдәм»не кызга узып баручылар һәм якындагы чәчәк кибете флористы чакырткан.

«Кыз 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә ята, хәле - канәгатьләнерлек. Аңа бөтен кирәкле ярдәм үзвакытында клиниканың нейрохирурглары тарафыннан күрсәтелде», - диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Социаль челтәрләрдә кыз үзенә ярдәм күрсәтүчеләргә дә рәхмәт белдерде. «Мин нейрохирургия бүлегендә ятам. Битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт хисләремне җиткерәм. Мин исән! Рәхмәт! 112 коткару хезмәте телефонын беркайчан да онытмагыз», - дип өстәгән Алинә Муллагалиева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100