Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда көчәйтелгән тәртиптә трамвай һәм троллейбус йөртүчеләр әзерли башладылар
Казанда көчәйтелгән тәртиптә трамвай һәм троллейбус йөртүчеләр әзерли башладылар
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 116 кеше “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесенең Профиль укыту үзәгендә белем алуга кереште. 5 айдан соң үзәкне тәмамлаучылар трамвай һәм троллейбуслар йөртә башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Метроэлектротранс” МУП генераль директорының беренче урынбасары Шамил Гыйльманов хәбәр итте.
Казанда барлыгы 706 трамвай һәм троллейбус йөртүче исәпләнә. Әмма кадрларга даими рәвештә кытлык күзәтелә. Бу трамвай һәм троллейбус йөртүчеләрнең кайберләре лаеклы ялга китү, ә яшьләрнең еш кына шәһәр электр транспортында эшләүнең киеренке графигына түзә алмавы белән бәйле. Кадрлар проблемасы Казанда шәһәр электр транспортының өстәмә маршрутлары ачылганга күрә дә шактый кискен тора.
Шуңа бәйле рәвештә “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесенең Профиль укыту үзәге белгечләрне көчәйтелгән тәртиптә әзерләргә кереште. Ник дигәндә, бүгенге көндә тагын 100 трамвай йөртүче һәм 60 троллейбус йөртүче әзерләргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз