news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кәбестә белән суганның бәясе төшкән

Шул ук вакытта Татарстан башкаласында кишер һәм алма бәясе күтәрелде

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанстат мәгълүматлары буенча узган атнада Казанның азык-төлек базарында кәбестә бәясе 6,1 процентка һәм суган 3,4 процентка төшкән, бәрәңге бәясе узган елдагы дәрәҗәсендә калган.
Шулай ук вермишель 2,2 процентка һәм тары ярмасы 0,7 процентка арзанайган. Кишернең бәясе 0,8 процентка арткан, ә алма - 2,7 процентка. Майлы эремчекнең бәясе 2,1 процентка, майлылыгы 2,5-3,2-процент булган пастеризацияләнгән сөт 1,6 процентка, каймакның 1,2 процентка артуы җитештерүчеләрнең сөт продукциясенә бәяләрне күтәрүенә нигезләнгән. Сыр бәяләре 1 процентка, дөге, шикәр комы һәм пешкән казылык бәяләре 0,6 процентка гына артуы күзәтелә.
Казандагы бәяләрне Идел буе федераль округы төбәкләре үзәкләре бәяләре белән чагыштыру Татарстан башкаласында каймак, майлылыгы 2,5-3,2-процент булган пастеризацияләнгән сөт, бәрәңге, кишер һәм суганга иң арзан бәядә булуын күрсәтте. Шулай ук ярым ысланган казылык, беренче сортлы пешкән казылык, туңдырылган балык, тавык йомыркасы, йомшак һәм каты сырлар, арыш-бодай ипие, беренче сортлы оннан пешкән бодай ипие, кәбестә һәм алма түбән бәядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100